4 Халыклар аның хакында ишеттеләр, һәм арыслан алар казыган чокыр-тозакка төште, аны ыргаклар белән Мисыр җиренә илттеләр.
Тәхеткә утырганда, Яһүәхәзгә егерме өч яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хамутал – либналы Иремия кызы иде.
Мисыр патшасы Нехо, Яһүәхәзнең ир туганы Эльякыймны Яһүдә һәм Иерусалим өстеннән патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Эльякыймның ир туганы Яһүәхәзне исә Мисырга алып китте.
Бабил патшасы Нәбухаднессар аңа һөҗүм итте дә, бакыр богау салып, аны Бабил җиренә алып китте.
Шуңа күрә Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм турында Раббы болай ди: «Ул үлгәч: „И минем ир туганым, и минем кыз туганым кебек якын күргән кешем!“ – дип күз яшьләре түкмәсләр, „И хуҗабыз! И галиҗәнаб!“ – дип еламаслар;
Үзенең бер баласын үстерде ул; һәм баласы яшь арыслан булып җиткәч, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.
Бераз көткәннән соң, өметенең юкка чыгуын күреп, ана арыслан икенче баласын яшь арыслан итеп үстерде.