7 Киң канатлы, йөнтәс тагын бер зур бөркет бар иде. Һәм әлеге йөзем агачы тамырларын аңа таба сузды, су сорап, утыртылган җиреннән ботаклары белән аңа таба үрелде.
Иерусалим каласына һәм Яһүдә җиренә Раббының ачуы шул дәрәҗәдә зур иде ки, нәтиҗәдә, Ул аларны Үзеннән читкә тибәрде. Соңга таба Сәдыкыйя Бабил патшасына каршы баш күтәрде.
Алар кул астында дошманнарга каршы көрәшләрдә патшага ярдәм итәрдәй өч йөз җиде мең дә биш йөз батыр-көчле сугышчы бар иде.
Ләкин Иерусалим патшасы, Бабил патшасына каршы күтәрелеп, атлар вә күп гаскәр сорар өчен, илчеләрен Мисырга озатты. Эше уңышлы чыгармы аның?! Моны эшләгән кеше исән калырмы?! Килешүне бозып, исән калырмы ул?!
Ул, үсеп, киң ябалдашлы, тәбәнәк буйлы йөзем агачына әйләнде, ботаклары бөркеткә таба сузылган булып, тамырлары исә тирәндә иде. Әлеге йөзем агачы яңа ботаклар чыгарды, яфракка төренде.
Ул әйбәт туфракка, зур су янына утыртылган иде, шуңа күрә ботаклар җибәреп җимеш бирә, мәһабәт йөзем агачы була ала иде».
Аны сулар туендырды, җир асты чишмәләре өскә үрләтте. Аның сулары, агачны уратып алып, ерымнар буйлап кырдагы башка агачларны сугарды.