Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 17:13 - Изге Язма

13-14 Патшалык буйсынучан булсын, кабат күтәрелә алмасын, килешүгә тугрылыгын саклап көн күрсен өчен, ул, Иерусалим патшасының нәселеннән бер кешене алып, аның белән антлы килешү төзеде һәм әлеге җирнең башлыкларын үзе белән алып китте.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 17:13
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ул шулай ук Аллаһы исеме белән антлар эчергән Нәбухаднессар патшага каршы баш күтәрде. Йөрәге тәмам каткан, үҗәт Сәдыкыйя Исраилнең Раббы Алласына йөзе белән борылырга теләмәде.


Шушы җирдә үсә торган үсемлекнең орлыгын алып, тал агачы утырткан кебек, уңдырышлы кырга зур су янына утыртып куйды.


Яһоякыйм углы Яһояхин урынына Йошия углы Сәдыкыйя хакимлек итә башлады. Яһүдә җиренә патша итеп аны Бабил патшасы Нәбухаднессар куйды.


Бу хат Яһояхин патша һәм аның анасы белән сарай хезмәтчеләре, Яһүдә вә Иерусалим түрәләре, балта осталары вә тимерчеләр Иерусалимнән куылганнан соң язылды.


Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, аның белән бергә Яһүдәнең түрәләрен, балта осталарын вә тимерчеләрен Бабилгә әсирлеккә алып киткәч, Раббыдан миңа вәхи иңде, һәм мин шуны күрдем: Раббы йорты алдында инҗир салынган ике кәрзин тора иде.


Шәһәр халкы: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсә дә, ант итүе ялган аның».


Көннәрдән беркөнне Аммон патшасы Нахаш, яуга кузгалып, Гилыгадтагы Явеш шәһәрен камап алды. Явеш халкы Нахашка мондый тәкъдим ясады: – Безнең белән солых төзесәң, сиңа хезмәт итәр идек.


Шулай ук баһадирларын вә сугышчыларын, хөкемчеләрен вә пәйгамбәрләрен, күрәзәчеләрен вә өлкәннәрен,


Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Бабил патшасына биргән антына тугры булмаган, аның белән төзегән килешүне бозган өчен, Бабил җирендә, аны тәхеткә утырткан патша илендә үлемен табачак ул.


Алар буш сүз сөйлиләр, ялган антлар биреп, килешүләр төзиләр; гаделсезлеккә нигезләнгән хөкем, шулай итеп, сөрелгән басуда үскән агулы үләнгә охшап калды.


Ә син, адәм углы, пәйгамбәрлек ит, Аммон угыллары һәм аларның оятсызлыгы турында Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кылыч! Кылыч! Җаннарны кыяр өчен, кыныннан чыгарылган, яшендәй уйнап торсын өчен, ялтыратып чистартылган ул.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ