Яхәзкыл 17:10 - Изге Язма10 Күчереп утыртылган булса да мантып китә алыр микән ул? Көнчыгыш җилләрендә корып бетмәсме? Үзенең үсеп утырган урынында корымасмы?» အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Тернәкләнеп, үсеп китә алыр микән ул? Тамырлары белән йолкып алмаслармы аны, җимешләрен өзмәсләрме, корымасмы ул? Аңардан үсеп чыккан барлык яшь ботаклар корыячак, һәм аны инде төбе-тамыры белән кубарып алыр өчен, егәрле кул да, күп санлы халык та кирәк булмаячак.