Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 16:54 - Изге Язма

54 Кылган гамәлләрең өчен оятыңнан кызарып, үзеңдә хурлык тамгасын йөртсен һәм шуның белән аларга юаныч булсын өчен, шулай эшлим Мин моны.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 16:54
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Исраилнең халкы, патшалары, түрәләре, руханилары, пәйгамбәрләре, тотылган карак кебек, оятка калдылар.


Туганнарыңны шулай итеп аклагач, хәзер инде хурлык тамгасын үзеңдә йөрт. Син кылган гөнаһлар алар гөнаһыннан җирәнгечрәк булганга, алар синнән тәкъварак күренә. Оятыңнан кызарып, хурлык тамгасын йөрт, чөнки синең янда апаң белән сеңлең тәкъварак күренә.


Шуңа да карамастан Мин Сәдүмгә вә аның кызларына, Самареягә вә аның кызларына һәм алар белән бергә сиңа да имин тормыш кайтарырмын.


Синең туганнарың Сәдүм вә Самарея үзләренең кызлары белән элекке хәленә кайтачак; син дә үз кызларың белән элекке хәлеңә кайтачаксың.


Мин гафу иткәннең соңында кылган гамәлләреңнең һәммәсен син исеңдә тотсын, оятыңнан кызарсын һәм моннан ары хурлыгыңнан авызыңны да ачарга кыймасын өчен эшлим Мин моны». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.


Элам да шунда. Аның кабере һәлак булганнар, кылычтан егылган күп санлы халкының каберләре белән уратып алынган. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган эламлылар сөннәтсез килеш түбәнге дөньяга төшкәннәр, упкынга төшкәннәр белән бергә хурлыкка калганнар.


Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Тирә-ягыңдагы халыклардан үҗәтрәк булган өчен, кагыйдәләремне үтәмәгән, кануннарым буенча эш итмәгән өчен, – син хәтта тирә-ягыңдагы халыкларның гореф-гадәтләре буенча да гамәл кылмадың, –


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ