3 Нинди дә булса әйбер ясар өчен, аны кисеп алалармы?! Берәр нәрсә элеп куяр өчен, аннан чөй ясыйлармы?!
Ә инде Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның түрәләрен, Иерусалимнең исән калган һәм Мисырга качып киткән халкын Мин менә шушы бозык, ашарга яраксыз инҗир сыман итәрмен, – ди Раббы. –
– И адәм углы! Йөзем куагының бүтән агачлардан өстенлеге нидә? Йөзем ботагы – урмандагы агачларның берсе генә ул.
Менә, аны утка салалар; аның ике башын да ут ашый, уртасы да яна: берәр әйбер ясарга ярыймыни ул хәзер?!
Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен җуйса, аның тәмен ничек кайтарырсың? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә ярамас.
Тоз – яхшы нәрсә. Әмма ул үзенең тәмен җуйса, аңа ничек итеп тәм кайтарасың? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез.
Ләкин Хебер хатыны Ягил, чатыр беркетә торган казык белән чүкеч алып, йокыга талган Сисера янына әкрен генә килде дә чигәсенә казыкны шундый итеп бәрде, казык хәтта җиргә кереп китте – Сисера шундук җан тәслим кылды.