Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 13:18 - Изге Язма

18 Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кешенең җанын аулау өчен, һәр кул беләзегенә сихер бәйләвече тегүчеләргә һәм башларына төрле озынлыктагы бөркәнчек әзерләүчеләргә кайгы! Минем халкымның җаннарын аулап, үз җаннарыгызны коткарып кала алырсызмы сез?!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 13:18
11 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Уйнашчы хатын сине бер телем икмәккә калдырыр; ә чит-ят хатын кадерле җаныңнан яздырыр.


Мин шунда: – Йа Хуҗа-Раббы! Син бу халыкны вә Иерусалимне «Сезгә тынычлык килер!» дигән вәгъдәң белән алдадыңмыни? Бугазыбызга инде кылыч килеп терәлгән бит! – дидем.


Халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар, „Иминлек, иминлек!“ – дип сөйләнәләр, ә иминлек юк.


Тынычлык юк чагында: «Тынычлык бар», – дип әйтеп, Минем халкымны юлдан яздырган өчен, халык какшап торган дивар корганда, аны агартып сылаган өчен,


Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кош аулаган сыман, җан аулау өчен теккән сихер бәйләвечләрегезгә каршы чыгып, аларны кулыгыздан йолкып алам һәм, сез кош аулаган сыман, аулаган җаннарны иреккә җибәрәм.


Бөркәнчекләрегезне ертып ташлап, халкымны сезнең кулдан йолып алам, алар инде сезнең табыш булмас; һәм Минем Раббы икәнемне белерсез.


Синең хакимнәрең, үкерә-үкерә табышын ботарлаган арыслан сыман, кешеләрне ашыйлар, аларның мөлкәтен вә кыйммәтле әйберләрен талап алалар, тол хатыннарның санын арттыралар.


Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк.


Шундый вакыт килер: төпле тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар,


Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күңел бирәләр һәм гөнаһтан һич туймыйлар, тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар, аларның күңелләре комсызлыкта шомарган, алар – ләгънәт угыллары.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ