Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 12:6 - Изге Язма

6 Караңгы төшкәч, аларның күз алдында йөгеңне җилкәңә салып чык, җирне күрмәс өчен, йөзеңне капла, чөнки Мин сине Исраил халкына гаиптән хәбәр бирү билгесе итеп куйдым.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 12:6
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Давыт исә Зәйтүн тавына күтәрелүендә булды; күз яшьләре түгә-түгә ул һаман алга барды, аның башы бөркәүле, аяклары ялангач иде; юлдашларының да башы бөркәлгән булып, һәркайсы зар елап алга атлады.


Эңгер төшүгә алар арамиләр станына барырга дип кузгалдылар; арамиләр янына килеп җитсәләр – анда кеше заты күренми,


Дөм караңгылык алар өчен – таң яктысы, зольмәт дәһшәтләре – аларның дустыдыр.


Менә мин һәм миңа Раббы биргән балалар; без – Сион тавында яшәүче Күкләр Хуҗасы Раббыдан Исраилгә җибәрелгән билге-галәмәттер.


Мин аңа ятьмәмне салачакмын, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; Мин аны килданиләр җиренә, Бабилгә илтәчәкмен, ләкин ул аны күрмәячәк, шунда үлеп калачак.


Аларның күз алдында диварны тишеп, әйберләреңне шуннан чыгар.


Яхәзкыл сезнең өчен билге булыр: ул эшләгәнне сез дә эшләрсез; шул вакыт килгәч, Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».


Тимер таба ал да аны тимер дивар кебек итеп шәһәр белән үз араңа куй, йөзең белән шуңа таба борыл. Син аны шулай чолгап ал, һәм шәһәр камалышта калыр. Исраил халкына билге булыр бу.


Тыңлагыз, әй баш рухани Ешуа һәм каршыңда утырган фикердәшләрең, сез – булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр: Мин Үземнең колымны – Үсентемне алып киләм.


Шуннан Шаул, танымасыннар дип, өстендәге киемнәрен алыштырды да ике кешесен ияртеп төнлә теге хатын янына килде һәм: – Фал ач әле миңа, үзем сораган кешенең рухын чакыр, – дип, аңардан үтенеп сорады.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ