Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 10:4 - Изге Язма

4 Раббының балкып торган шөһрәте, керубимнәр өстеннән күтәрелеп, йортның бусагасына күчкән иде; йорт эче – болыт белән, ишегалды исә Раббы шөһрәтенең балкышы белән тулган иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 10:4
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды.


Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде.


Уззия патша үлгән елны мин югарыда, биек тәхеттә утыручы Хуҗа-Хакимне күрдем, Аның озын кием чабулары бөтен Йортын тутырган иде.


Тирә-яктагы ошбу балкыш яңгырлы көндә болытлар өстендәге салават күпере сыман иде. Әлеге күренеш Раббының балкып торган шөһрәте иде. Моны күреп, мин йөзем белән җиргә капландым һәм бер тавыш ишеттем.


Раббының балкып торган шөһрәте, Үз йорты бусагасыннан китеп, керубимнәрнең өстендә туктап калды.


һәм мин Исраил Алласының көнчыгыш тарафтан килүче шөһрәтенең балкышын күрдем. Аллаһының тавышы зур сулар тавышы сыман иде, Аның шөһрәтеннән җир йөзе яктырып китте.


Рух мине күтәрде дә эчке ишегалдына алып керде, Раббы шөһрәтенең балкышы исә Изге йортны тутырды.


Аннары ул мине төньяк капка аша Изге йорт янына алып керде. Шунда мин Раббы шөһрәтенең балкышын күрдем, ул Раббы йортын тутырган иде, һәм мин җиргә йөзтүбән капландым.


Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды.


Әлеге изге йортның даны элеккесеннән зуррак булачак, һәм бу урында Мин тынычлык урнаштырачакмын, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы.


Корах аларга каршы үзенең бөтен тарафдарларын Очрашу чатыры алдына туплагач, бар җәмәгатьнең күз алдында Раббы даны пәйда булды.


Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ