16 Керубимнәр барган чакта, яннарындагы тәгәрмәчләр дә бара иде; керубимнәр җирдән күтәрелер өчен канатларын җәйгәндә, тәгәрмәчләр дә алардан аерылмады.
Керубимнәр күтәрелеп китте. Болар мин Кебар елгасы буенда күргән затлар иде.
Керубимнәр тик торган чакта, алар да тик торды; алар кузгалганда, тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы аларда иде.
Шулай ук теге затларның бер-берсенә тиеп торган канат кагуы һәм канатлар янындагы тәгәрмәчләрнең шакылдавы, гөрелдәгән каты тавыш ишетелде.