13 Мин аларның «бөтерелә торган тәгәрмәчләр» дип аталуын ишеттем.
Мин затларга карап тордым, һәм менә – дүрт йөзле һәр затның янында берәр тәгәрмәч пәйда булды.
Аларның бөтен тәне, аркалары, куллары, канатлары, тәгәрмәчләре тоташтан күз белән тулган; дүрт тәгәрмәчендә дә күзләр бар иде.
Һәр керубимнең дүрт йөзе бар иде: берсе – керубим йөзе, икенчесе – кеше йөзе, өченчесе – арыслан һәм дүртенчесе – бөркет йөзе.
Һәм Раббы киндер күлмәкле кешегә: – Керубимнәрдән астарак урнашкан тәгәрмәчләр арасына кер дә, керубимнәр арасындагы көйрәп торган күмерне учлап алып, шәһәр өстенә ыргыт, – диде. Һәм ул кеше минем күз алдымда кереп китте.