12 Аларның бөтен тәне, аркалары, куллары, канатлары, тәгәрмәчләре тоташтан күз белән тулган; дүрт тәгәрмәчендә дә күзләр бар иде.
Тәгәрмәч коршаулары биек вә куркыныч; дүрт тәгәрмәчнең дә коршаулары тоташтан күз белән тулган иде.
Мин аларның «бөтерелә торган тәгәрмәчләр» дип аталуын ишеттем.
Тәхет каршында бәллүргә охшаш пыяла диңгез сыман нәрсә бар иде. Тәхетнең тирә-ягында дүрт җан иясе тора иде. Аларның аллары һәм артлары күп күзләр белән капланган.
Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән капланган бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, хәзер Бар һәм Булачак Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип, көне-төне бертуктаусыз кабатлыйлар.