Яхәзкыл 10:1 - Изге Язма1 Шунда мин керубимнәрнең баш өстендәге гөмбәздән югарырак торган, зәңгәр якуттан ясалган тәхет сыман бер нәрсә күреп алдым. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Болар мин Кебар елгасы буенда, Исраил Алласының аяк астында күргән затлар иде; һәрберсенең дүрт йөзе, дүртәр канаты, канатлары астында кешенеке сыман куллары булып, йөзләре дә мин Кебар елгасы буенда күргән йөзләр сыман иде; һәрберсе үз алдына гына карап атлый иде. Шуңа күрә мин аларның керубимнәр икәнлеген белдем.