21 Затлар барганда, тәгәрмәчләр дә барды; затлар тик торганда, алар да туктап калды; затлар җирдән күтәрелгәндә, алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде.
Затларның баш өстендә гөмбәз сыман нәрсә булып, баш очындагы җәйрәп яткан ул гөмбәз бәллүрдәй җемелдәп тора иде.
Керубимнәр тик торган чакта, алар да тик торды; алар кузгалганда, тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы аларда иде.
чөнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гөнаһ һәм үлем кануныннан азат итте.