11 Йөзләре әнә шундый иде. Һәрберсенең ике канаты өскә караган булып, алар янәшәдәге җан ияләренең канатына тиеп тора, канатның икесе исә тәннәрен каплаган.
Раббы тирәсендә һавада серафимнәр бөтерелә; һәрберсенең алтышар канаты бар: шуның икесе белән алар йөзләрен, икесе белән аякларын каплаганнар, канатның икесе белән җилпенәләр иде.
Аларның гөмбәз астында җәелгән икешәр канаты бер-берсенә тиеп тора, ә калган икесе тәннәрен каплаган.
Керубимнәр барган чакта, яннарындагы тәгәрмәчләр дә бара иде; керубимнәр җирдән күтәрелер өчен канатларын җәйгәндә, тәгәрмәчләр дә алардан аерылмады.
Керубимнәр, минем күз алдында канатларын җәеп, җирдән күтәрелделәр; алар белән бергә яннарындагы тәгәрмәчләре дә китте; алар Раббы йортының көнчыгыш капкасы янында туктап калдылар; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте алар өстендә булды.