4 Әмма бөркет сыман югары күтәрелсәң дә, ояңны йолдызлар арасында корсаң да, Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –
Халыкларның байлыгын мин кош оясын туздырган кебек туздырдым; ояда ташлап калдырылган йомыркаларны җыйган кебек, бөтен җирләрне җыеп алдым; беркем канат очын да селкетмәде, томшыгын ачып чыркылдамады да».
Рәхимсезлегең вә йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине. Син кыя ташлар арасында, түбәҗирдә яшәсәң дә, бөркет сыман, ояңны биек урында корсаң да, Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –
Бабил хәтта күкләргә менеп китсә һәм югарыда үзенең кальгасын ныгытса да, Мин аңа каршы җимерүчеләр җибәрермен», – дип белдерә Раббы.
Үлеләр аймагына төшеп яшеренсәләр, анда да кулым барып җитәр; күкләргә менеп качсалар, аннан да сөйрәп төшерермен.
Афәт тырнагына эләкмәс өчен, үз оясын югарыда корып, хәрәм юл белән байлык туплаучыга – кайгы!