Убадия 1:19 - Изге Язма19 Нәгеб халкы – Эсау тауларын, тау итәге Шефелада яшәүчеләр – пелештиләрне, Эфраим вә Самарея кырларын, Беньямин исә Гилыгадны басып алыр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуңа күрә Исраил Алласы ихтыяры буенча Ашшур патшасы Пул, ягъни Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер, Рубин белән Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны әсирлеккә төшереп, аларны Халак, Хабур, Һара җирләренә, шулай ук Гөзән елгасы буена сөрде. Әлеге ыруглар хәзерге көндә дә шул җирләрдә гомер итеп яталар.
Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында, Яһүдә вә тау шәһәрләрендә, тау итәге Шефеладагы вә Нәгебтәге шәһәрләрдә – барлык шушы урыннарда, көмеш түләп, басу-кырлар сатып алырлар, шаһитлар чакырып, сату-алу кәгазенә теркәрләр һәм мөһерләп куярлар, чөнки халкыма Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе.