7 – Үлгән кешенең мәетенә кагылып, без нәҗесләндек, әмма ни өчен безне билгеләнгән вакытта исраилиләр белән бергә Раббыга бүләк тәкъдим итүдән мәхрүм кылдыгыз? – диделәр.
сез болай әйтерсез: «Бу – Котылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларны коткарып калды». Шулчак халык, Раббы алдында баш иеп, Аңа сәҗдә кылды.
– Исраилиләр Котылу бәйрәмен билгеләнгән вакытта – беренче айның ундүртенче көнендә кич белән барлык канун-кагыйдәләренә туры китереп билгеләп үтсеннәр.
Әмма арадан кайберәүләр, үлгән кешенең мәетенә кагылып нәҗесләнү сәбәпле, ул көнне бәйрәм итә алмадылар. Алар, шул көнне үк Муса белән Һарун янына килеп:
Муса аларга: – Туктагыз, башта мин сезнең хакта Раббының нәрсә әмер итәсен белешим, – диде.
Раббы Үз исеме өчен сайлаган урында Котылу бәйрәме хөрмәтенә, Раббы Аллагызга корбан итеп, вак һәм эре терлектән хайван чалыгыз.