Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 9:5 - Изге Язма

5 һәм алар беренче айның ундүртенче көнендә кичен Синай чүлендә Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 9:5
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде.


Раббының барлык боерыкларын Нух җиренә җиткереп үтәде.


Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраилиләр шулай эшләделәр.


Шулай итеп, чатырны – Очрашу чатырын кору эшләре төгәлләнде. Раббы Мусага ничек кушкан булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр.


Исраилиләр бу эшләрнең барысын да Мусага Раббы кушканча башкардылар.


Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә.


Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, Муса, Һарун һәм бөтен Исраил халкы нәкъ шулай эшләде.


Муса исраилиләргә Котылу бәйрәмен уздырырга кушты,


һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам.


Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.


Шуңа күрә, Әгрип патша, мин, күктән иңгән күренешкә буйсынып,


Исраилиләр Мисырдан чыгып киткәннең кырыгынчы елында, унберенче айның беренче көнендә Раббы кушканнарны Муса Исраил халкына ирештерде.


Мин, Раббы Аллам кушканча, сез кереп билисе җирдә үтәргә тиешле карарларны аңлаттым, кануннарны өйрәттем.


Ибраһим, Аллаһы чакыруына иман аркылы буйсынып, үзенең кая барганын белмәсә дә, киләчәктә мирас итеп алырга вәгъдәләнгән җиргә киткән.


Муса, чыннан да, Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә тугры хезмәтче иде һәм моның белән Аллаһы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаһит булды.


Гилгәлдә тукталган исраилиләр айның ундүртенче көнендә кич белән Әрихә үзәнендә Котылу бәйрәмен уздырдылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ