Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 8:11 - Изге Язма

11 һәм, Исраил угыллары Раббы каршында күтәреп селкегән бүләкләрен Раббыга багышлаган кебек, Һарун левиләрне Раббыга багышласын. Шуннан соң левиләр Раббыга хезмәт күрсәтү өчен әзер булырлар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 8:11
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Боларның һәммәсен Һарун һәм аның угылларының кулына бир, һәм алар шуны күтәреп селкесеннәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерсеннәр.


Раббыга яндыру корбанын ул үз кулы белән китерсен – корбан малының маен түш ите белән бергә аерып алсын да, Раббыга багышлануын күрсәтер өчен, түш итен Аның алдында күтәреп селкесен.


Татулык корбанының күтәреп селкегән түш итен һәм тәкъдим ителгән арткы уң ботын Мин, Исраил халкыннан алып, рухани Һарунга һәм аның угылларына бирәм. Бу – Исраил халкыннан аларга һәрчак бирелә торган өлеш».


Һарун һәм аның угыллары боларның һәммәсен, Мусадан кулларына алып, күтәреп селкеделәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерделәр.


Муса, корбанның түш итен алып, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде; бу – руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан тәкәсеннән, Раббы әмер иткәнчә, Мусага тигән өлеш.


Рухани шуларны Раббы алдында күтәреп селкесен. Әлеге бүләкләр, изге саналып, күтәреп селкегән түш ите һәм тәкъдим ителгән бот ите – руханиның өлеше. Шуннан соң нәзиргә шәраб эчәргә рөхсәт ителә.


Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртер, Аның каршында хезмәт итәр өчен, Аның исеменнән фатиха бирер өчен, Раббы әнә шул вакытта Үзенә Леви ыругын аерып алды. Бу хәзер дә шулай дәвам итә.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ