Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 7:89 - Изге Язма

89 Раббы белән сөйләшер өчен Очрашу чатырына кергәндә, Муса Боерыклар сандыгының капкачы өстендәге ике керубим арасыннан килгән тавышны ишетә иде. Раббы шулай Муса белән сөйләшә иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 7:89
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шуннан эчке бүлмәгә зәйтүн агачыннан ун терсәк биеклегендә ике керубим сурәте эшләтеп куйдырды.


Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Асафның мәдхиясе.


Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз!


Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды.


Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде.


Раббы Мусаны чакырып алды да Очрашу чатырыннан аңа болай диде:


Исраилиләрнең Мисырдан чыгуларына икенче ел китеп, елның икенче аенда, айның беренче көнендә Синай чүлендә корылган Очрашу чатырында Раббы Мусага түбәндәгеләрне әйтте:


Мин, төшеп, синең белән сөйләшермен һәм синдә булган Рухның бер өлешен алар өстенә салырмын. Шуннан соң халыкның йөген син ялгызың гына күтәрмәссең, синең белән бергә алар да күтәрерләр, – диде.


Мин аның белән йөзгә-йөз карап, табышмаклар белән түгел, ачыктан-ачык сөйләшәм, һәм ул Раббының сурәтен күрә. Шулай булгач, ничек итеп сез, курыкмыйча, колым Мусаны гаепли аласыз?!»


Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу өчен, кыю рәвештә мәрхәмәт тәхете янына барыйк.


Үзләре өчен түгел, ә сезнең өчен хезмәт итүләре ачылган аларга. Алар игълан иткән нәрсәләрне күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәрне алып килгән кешеләр соңыннан сезгә сөйләделәр бит. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ