86 хуш исле сумала-майлар салынган унике алтын савыт: һәр савытның авырлыгы ун шәкыл булып, унике алтын савытның гомуми авырлыгы йөз егерме шәкылга тиңләште.
җамаяклар, филтә кыскычлары, касәләр, савытлар, хуш исле сумала-майлар көйрәтү савытлары. Эчке – Иң изге бүлмәдәге ишекләренең һәм Аллаһы йортындагы тышкы ишекләренең күгәннәре дә алтыннан иде.
Өстәлгә куя торган тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен чүлмәкләрне һәм касәләрне саф алтыннан яса.
Саналган һәр ир-ат ярты шәкыл йолым түләсен. (Бер шәкыл – егерме гера була.) Бу ярты шәкыл Раббыга тәкъдим ителсен.
һәр көмеш тәлинкәнең авырлыгы – йөз утыз, һәр көмеш касәнең авырлыгы җитмеш шәкыл булып, көмешнең гомуми авырлыгы ике мең дүрт йөз шәкылга тиңләште;
Тулаем яндыру корбаны өчен унике үгез бозау, унике сарык тәкәсе, бер яшьлек унике тәкә бәрән һәм шулар белән бергә икмәк бүләге; гөнаһ йолу корбаны өчен унике кәҗә тәкәсе;
Йолдызчылар, өйгә кергәч, Баланы һәм анасы Мәрьямне күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр.