72 Унберенче көнне үзенең бүләкләрен Ашер ыругының башлыгы Өхрән углы Пагиел алып килде.
Ашердан – Өхрән углы Пагиел;
Дан ыругы янында Ашер ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Ашер токымының башлыгы – Өхрән углы Пагиел.
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммишаддай углы Ахигызыр алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;