18 Икенче көнне үзенең бүләкләрен Исәсхәр ыругының башлыгы Суар углы Нетанел алып килде.
Исәсхәрдән – Суар углы Нетанел;
Алар белән янәшәдә Исәсхәр ыругы үзенең чатырларын корсын. Исәсхәр токымының башлыгы – Суар углы Нетанел.
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Амминадаб углы Нахшон алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;