31 Шул очракта ир кеше гөнаһтан азат булачак, хатын исә кылган гөнаһы өчен җәза алачак».
Акылсызлыкларым аркасында тәнемдә яралар исләнеп эренли.
Менә, барлык җаннар да Минеке: атасының да, углының да җаны Минеке; гөнаһ кылган җан үләчәк.
Кем дә булса якынының хатыны белән зина кылса, зина кылучы ир кеше дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш.
яки ирендә, шик туып, хатынына карата көнчелек хисе уянса, ул үзенең хатынын Раббы алдына китереп бастырсын. Рухани исә бу хатын белән алда әйтелгән канун нигезендә эш итсен.
Раббы Мусага әйтте:
Ә инде нәҗесләнмәгән һәм юлда булмаган кеше, Котылу бәйрәмен билгеләп үтмәсә, үз халкы арасыннан юкка чыгарылачак, чөнки ул тиешле вакытта Раббыга бүләк китермәгән санала; үзенең гөнаһы өчен ул җәза алачак.