25 Рухани, көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген хатынның кулыннан кабул итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен дә мәзбәх янына алып килсен.
Боларның һәммәсен Һарун һәм аның угылларының кулына бир, һәм алар шуны күтәреп селкесеннәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерсеннәр.
Һарун һәм аның угыллары боларның һәммәсен, Мусадан кулларына алып, күтәреп селкеделәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерделәр.
бу ир үзенең хатынын рухани янына алып барырга тиеш. Хатыны өчен бүләк итеп ул бер эфа арпа онының уннан бер өлешен алып барсын. Әмма аңа май да салмасын, өстенә хуш исле сумала-майлар да куймасын, чөнки бу – көнчелек өчен икмәк бүләге, гөнаһны фаш итә торган бүләк.
Аннары хатынны Раббы алдына китереп бастырсын һәм чәчләрен тузгытсын, аның кулына гөнаһны фаш итүче бүләкне, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын. Рухани кулында исә ләгънәт китерә торган ачы су булсын.
Ләгънәт китерә торган әлеге ачы суны рухани хатынга эчәргә бирсен, һәм бу су, аның эченә кереп, ачы газаплар китерсен.
Шуннан соң икмәк бүләгеннән, истәлекле өлеш буларак, бер уч тутырып алып, мәзбәхтә яндырсын, ә хатынга суны эчерсен.