19 Рухани, хатынны ант иттереп: „Әгәр синең белән беркем якынлык кылмаса, син нәҗесләнмәгән һәм иреңә хыянәт итмәгән булсаң, ләгънәт китерүче бу ачы су сиңа зыян салмас.
– Исраилиләр белән сөйләшеп, шуны белдер: «Әгәр бер хатын, хыянәт итеп, иренә тугрылыгын бозса –
Аннары хатынны Раббы алдына китереп бастырсын һәм чәчләрен тузгытсын, аның кулына гөнаһны фаш итүче бүләкне, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын. Рухани кулында исә ләгънәт китерә торган ачы су булсын.
Әгәр хатын нәҗесләнмәгән, керсез булса, ул сау-сәламәт калачак һәм балалар тудыра алачак.
Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңа: – Мәңге тере Аллаһы исеме белән әйтергә өндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Углымы? – диде.
Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә.