Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 5:18 - Изге Язма

18 Аннары хатынны Раббы алдына китереп бастырсын һәм чәчләрен тузгытсын, аның кулына гөнаһны фаш итүче бүләкне, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын. Рухани кулында исә ләгънәт китерә торган ачы су булсын.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 5:18
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

моның ахыры барыбер әремдәй ачы һәм ике кыры да үткен кылычтай һәлакәтле булыр.


Һәм белдем ки, үлемнән дә ачырагы – кулына богау һәм ау ятьмәсе тоткан, йөрәге тозак булган хатын-кыз икән; Аллаһының тугрылыклы бәндәсе аңардан качып котылыр, ә гөнаһлысы аның тозагына барып эләгер.


Чынлап та, авыр кайгы миңа файдага булды, яратканга күрә Син мине һәлакәт чокырыннан коткардың, минем бөтен гөнаһларымны җилкәң аша ыргытып юк иттең.


Үз явызлыгың сиңа үзе җәза бирәчәк, Миннән йөз чөерүең сине үзе гаепләячәк. Раббы Аллаңны ташлап китүнең, Миннән курыкмауның ни дәрәҗәдә яман вә ачы эш икәнлеген белеп тор! Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.


Йогышлы тире авыруы булган мондый кеше ертык киемнәр кияргә, чәчен тузгытырга, йөзенең аскы өлешен капларга, ә йөргән чакта: «Нәҗес! Нәҗес!» – дип кычкырырга тиеш.


бу ир үзенең хатынын рухани янына алып барырга тиеш. Хатыны өчен бүләк итеп ул бер эфа арпа онының уннан бер өлешен алып барсын. Әмма аңа май да салмасын, өстенә хуш исле сумала-майлар да куймасын, чөнки бу – көнчелек өчен икмәк бүләге, гөнаһны фаш итә торган бүләк.


Рухани балчык савытка изге су һәм Изге чатыр эченнән алынган туфрак салсын.


Рухани, хатынны ант иттереп: „Әгәр синең белән беркем якынлык кылмаса, син нәҗесләнмәгән һәм иреңә хыянәт итмәгән булсаң, ләгънәт китерүче бу ачы су сиңа зыян салмас.


Һәм ләгънәт китерә торган бу су, синең корсагыңны күбендерү, ботыңны шиңдерү өчен, эчеңә керсен“. Хатын: „Амин, амин“, – дисен.


Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән.


Хатын башына кияргә теләми икән, чәчен алдырсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен.


Бүген сезнең арада шул халыкларның илаһларына хезмәт итәр өчен күңеле белән Раббы Аллабыздан читкә борылган ир яки хатын, гаилә яки ыруг булмасын. Андый кешеләр агулы әрем үстерүче тамыр кебек булырлар иде.


Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки азгыннар һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.


Аннары Шемуил: – Амалыкыйлар патшасы Агагны минем яныма китерегез, – диде. Агаг, дер калтырап, аның каршына килеп басты һәм күңеленнән: «Үлем ачысын татымамдыр, шәт», – дип уйлап куйды.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ