13 икенче ир аның белән якынлык кылса, ә ире бу турыда белмәсә, ягъни хатын яшерен рәвештә нәҗесләнсә, һәм аңа каршы шаһит табылмаса, һәм хатынның бу эше фаш ителмәсә,
Зиначы хатынның да юлы шундый; уйнаш итәр өчен ашар-эчәр дә, авызын сөртеп: «Мин бернинди начарлык эшләмәдем», – дияр.
Үзе белән бер янчык көмеш алды; ай тулганда гына кайтачак.
Сез үзегезнең кылычыгызга таянасыз, әшәкелекләр эшлисез, бер-берегезнең хатынын нәҗеслисез. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!»
Иптәшеңнең хатыны белән якынлык кылма, юкса бу сине нәҗесләячәк.
Кем дә булса якынының хатыны белән зина кылса, зина кылучы ир кеше дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш.