Саннар 4:5 - Изге Язма5 Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары, чатырга кереп, Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдәне алсыннар да шуның белән сандыкны капласыннар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары Изге бүлмә әйберләрен, аның барлык кирәк-яракларын каплап бетергәч, аларны күтәреп бару өчен, Коһат угыллары килсен. Әмма алар изге әйберләргә кагылырга тиеш түгел, кагылган очракта, алар үләчәк. Очрашу чатырының әйберләрен Коһат угыллары күтәреп барырга тиеш.