9 Эшкүл үзәнлегенә барып җитеп, ул якларны күргәч, алар да исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдергән иде.
Аннары, Нәгеб чүлен үтеп, Анак угыллары Ахиман, Шешай һәм Талмай яшәгән Хебрунга барып җиттеләр. (Хебрун Мисырдагы Соган шәһәреннән җиде ел элегрәк төзелгән булган.)
Аннары Эшкүл үзәнлегенә төштеләр һәм анда ботагы белән бергә бер тәлгәш йөзем өзеп алдылар, аны, колгага беркетеп, ике кеше күтәреп барды. Шулай ук анар һәм инҗир җимешләре дә өзеп алдылар.
Әлеге җирләрне үз күзләре белән күргән исраилиләр кырык көннән соң кире кайттылар.