Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 27:7 - Изге Язма

7 – Селупхад кызлары дөрес сөйлиләр. Аталарының туганнары арасында аларга биләмәгә җир бир – аталарының биләмәсе алар кулына күчсен.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 27:7
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Бу илдә Әюбнеке кебек чибәр кызлар юк иде. Атасы аларга үзенең угыллары белән бертигез итеп мирас калдырды.


Нахактан миңа ачу тотучылар башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде; сәбәпсезгә эзәрлекләүче дошманнарым чиктән ашты, мин алмаганны алар миннән таләп итәләр.


Ятимнәреңне янымда калдыр, Эдом: Мин аларның гомерен саклармын, тол хатыннарың да өметләнеп торсын Миңа».


Ә исраилиләргә аңлат: «Әгәр берәү үлсә һәм аның углы булмаса, мирасы аның кызына тапшырылырга тиеш.


Муса, Раббының кушуы буенча, исраилиләргә әмер итеп әйтте: – Йосыф ыругының нәсел варислары дөрес сөйли.


Селупхад кызлары хакында Раббының әмер итеп әйткәне шул: алар күңелләре теләгән егетләргә кияүгә чыга алалар, тик егетләр Селупхад белән бер ыругтан булырга тиеш.


Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер.


Рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа һәм башлыклар янына килеп, әлеге кызлар: – Раббы Мусага ыругыбызның башка ир-атлары белән беррәттән безгә дә мирас җирләре бүлеп бирергә боерды, – диделәр. Шулай итеп, Раббы кушуы буенча, Ешуа аларга аталарының ир туганнары белән беррәттән биләмәгә җир бүлеп бирде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ