4 Анда Аллаһы Билгам белән очрашты, һәм Билгам Аңа әйтте: – Мин җиде мәзбәх эшләдем һәм һәркайсына бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбанга китердем.
Төнлә белән Аллаһы, Билгам янына килеп, аңа: – Бу кешеләр сине чакырырга килгәннәр икән, тор да алар белән бар, тик Мин кушканнарны гына үтә, – диде.
Аллаһы, Билгам янына килеп: – Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар? – дип сорады.
Билгам Бәлакка әйтте: – Син монда миңа җиде мәзбәх төзет һәм минем өчен җиде үгез бозау белән җиде сарык тәкәсе әзерлә.
Раббы Билгам белән очрашты һәм, ни-нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, аңа: – Бәлак янына кире бар һәм аңа Мин әйткәннәрне җиткер, – дип боерды.
Билгам аннары Бәлакка: – Син үзеңнең яндырылган корбанлыгың янында тор, ә мин китим – бәлки, Раббы мине каршыларга чыгар. Ул нәрсә әйтсә, шуны сиңа белдерермен, – диде. Шуннан ул шәрә бер калкулык түбәсенә менде.
Раббы, Билгамга ни-нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, аңа: – Бәлак янына кире бар һәм аңа Мин әйткәннәрне җиткер, – дип боерды.
«Бу соң килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит көннең авырлыгын һәм эсселеген кичердек».
Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәм».
Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар.
Шулай итеп, мактауга урын бармы инде? Юк, мактауга урын юк. Нәрсә нигезендә мөмкинлек калдырылмаган? Канунны үтәү нигезендәме? Юк, иман нигезендә.
Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын.