41 Икенче көнне иртә белән Бәлак, Билгамны ияртеп, Бамот-Багал биеклегенә менде. Шуннан торып, Билгам Исраил станының бер өлешен күрә алды.
кәҗә тәкәсе, бозау сыннары ясап куйган калкулыкларда каһиннәр билгеләде.
калку урыннарда, илаһлары Багалга атап, потханәләр төзеделәр, шунда үзләренең угылларын корбанлык итеп яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә турында әйтмәгән дә, уйламаган да идем.
Мәаб гыйбадәтханәләрендә, калку җирләрдә корбаннар китерүче һәм үз илаһларына хуш исле сумала-майлар көйрәтүче кешеләрне юк итәм! – дип белдерә Раббы. –
Чөнки Хишбун шәһәреннән – ут, Сихонның шәһәреннән ялкын чыгып, Мәабтагы Ар шәһәрен дә, Арнон буендагы биеклекләрнең хуҗаларын да ялмап алды.
Бәлак үгезләр вә сарыклар корбан итте һәм итнең бер өлешен Билгамга һәм аның белән килгән башлыкларга бирде.
Билгам Бәлакка әйтте: – Син монда миңа җиде мәзбәх төзет һәм минем өчен җиде үгез бозау белән җиде сарык тәкәсе әзерлә.
Бәлак аңа әйтте: – Әйдә, башка урынга барабыз, шуннан аларны күрерсең, тик барысын да түгел, бер өлешен генә. Шуннан торып, аларны минем өчен ләгънәтлә.
Сез яулап алган халыкларның биек тауларда, калкулыкларда, киң учарлы агачлар астында үз илаһларына табына торган барлык урыннарын тәмам юк итегез.