Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 22:4 - Изге Язма

4 Мәабиләр Мидьян өлкәннәренә: – Бу халык, болындагы үләнне ашап бетергән үгез кебек, әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне ашап бетерәчәк, – дип әйтте. Бу вакытта Мәабта патша булып торган Сиппор углы Бәлак,

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 22:4
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Мидьяннан китеп, алар Паранга юнәләләр, анда берничә кешене үзләре белән ияртеп Мисырга – Мисыр патшасы, ягъни фиргавен янына киләләр. Ул аңа йорт-җир бүлеп бирә, азык-төлек белән тәэмин итә.


котлары очкан Эдом җитәкчеләре дер-дер килер, Мәаб башлыклары тетрәнеп торыр, Кәнган халкы кыюлыгын югалтыр.


Мәабтагы барлык өй түбәләрендә вә мәйданнарда фәкать елау-сыктау гына ишетелә, чөнки Мин Мәабны кирәксез савыт сыман ватып ташладым», – дип белдерә Раббы.


Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак исраилиләрнең амориләр белән нәрсә эшләгәнен күрде.


Мәаб өлкәннәре белән Мидьян өлкәннәре, фал ачкан өчен түләү хакы алып, Билгам янына килделәр һәм аңа Бәлак әйткәннәрне сөйләп бирделәр.


„Мин аны күрәм, әмма бу әле хәзер генә түгел; аңа карыйм, әмма бу әле якын түгел. Ягъкуб токымыннан – йолдыз, Исраил халкыннан хөкемдарлык таягы калкып чыгачак – Ул Мәаб җирен кырып салачак һәм Шет угылларын тар-мар итәчәк;


Бер көнне Муса белән бөтен Исраил җәмәгатьчелеге Очрашу чатыры алдында матәм тотканда, исраилиләрдән берәү бар халыкның күз алдында үз кардәшләре янына бер мидьяни хатынны алып килде.


Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар;


Мәаб иленең патшасы, Сиппор углы Бәлактан кай ягың артык синең?! Ул әнә Исраил белән дошманлашмады, сугышмады.


Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны җиде елга мидьяниләр кулына тапшырды.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ