11 «Менә, Мисырдан бер халык чыкты да җир йөзен каплап алды. Хәзер кил дә минем өчен бу халыкка ләгънәт укы. Бәлкем, мин аңа каршы сугыша һәм аны куып чыгара алырмын».
Халыклар сиңа коллык итсеннәр, баш исеннәр сиңа кавемнәр, кардәшләреңә бул син хуҗа-әфәнде, анаң угыллары сиңа буй сонсын. Сине ләгънәт иткән – ләгънәтле булсын! Сине мөбарәк кылган – мөбарәк булсын!»
Билгам Аллаһыга әйтте: – Минем янга аларны Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак җибәргән һәм менә шуларны әйтергә кушкан:
Аллаһы Билгамга әйтте: – Алар белән барма һәм бу халыкка ләгънәт укыма, чөнки ул фатихаланган халык.
Бәлак шунда Билгамга: – Нәрсә эшлисең син минем белән?! Мин сине дошманнарымны ләгънәтләү өчен чакырдым, ә син аларны фатихалыйсың! – диде.
Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Мәаб патшасы Бәлак, мине Арам иленнән, көнчыгыштагы таулардан чакырып китереп: „Кил, минем өчен Ягъкуб токымына ләгънәт укы. Кил, Исраил халкына бәддога укы“, – диде.
Бәлакның Билгамга ачуы чыкты; ул, кулын кулга сугып, Билгамга: – Мин сине дошманнарымны ләгънәт итү өчен чакырдым, ә син менә өченче тапкыр инде аларны фатихалыйсың.
әмма Мин Билгамның ләгънәт-каргышларын тыңлап торырга теләмәдем – һәм ул сезгә үзенең фатихасын күндерде! Шул рәвешле, Мин сезне аның кулыннан йолып алдым!
– Нәрсә син миңа каршы таяк күтәреп чыгасың? Эт түгел бит мин сиңа! – диде Пелешет баһадиры һәм, үз илаһлары белән Давытны каһәрләп: – Якынрак кил әле, хәзер мин синең мәетеңне күктәге кошларга һәм басудагы җанварларга озатам, – дип өстәде.