10 Билгам Аллаһыга әйтте: – Минем янга аларны Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак җибәргән һәм менә шуларны әйтергә кушкан:
«Менә, Мисырдан бер халык чыкты да җир йөзен каплап алды. Хәзер кил дә минем өчен бу халыкка ләгънәт укы. Бәлкем, мин аңа каршы сугыша һәм аны куып чыгара алырмын».
Аллаһы, Билгам янына килеп: – Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар? – дип сорады.
Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар;