6 Аның гаскәрендә илле дүрт мең дүрт йөз кеше исәпләнә.
Алар белән янәшәдә Исәсхәр ыругы үзенең чатырларын корсын. Исәсхәр токымының башлыгы – Суар углы Нетанел.
Арырак Зәбулун ыругы үзенең чатырларын корсын. Зәбулун токымының башлыгы – Хелон углы Элиаб.
Исәсхәр ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең өч йөз булды.