Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 2:18 - Изге Язма

18 Изге чатырдан көнбатышта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең чатырларын корсын. Эфраим токымының башлыгы – Аммиһуд углы Элишама.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 2:18
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Мин Мисырга күчеп килгәнгә кадәр, монда туган ике углың шулай ук минекеләр. Эфраим белән Менашше минем өчен, Рубин белән Шимун кебек үк, үз угылларымдыр.


Алар күз яшьләре түгә-түгә, ялынып-ялварып кайтырлар; Мин аларны ташкын сулар буеннан, абындырмыйча туры юлдан җитәкләп барырмын, чөнки Мин – Исраилнең Атасымын, ә Эфраим – Минем беренче углымдыр».


Йосыф угылларыннан: Эфраимнән – Аммиһуд углы Элишама, Менашшедан – Педаһсур углы Гәмәлиил;


Йосыф углы Эфраим ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык мең биш йөз булды.


Аннан соң төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Эфраим ыругының гаскәрбашы Аммиһуд углы Элишама иде.


Аның гаскәрендә кырык мең биш йөз кеше исәпләнә.


Җиденче көнне үзенең бүләкләрен Эфраим ыругының башлыгы Аммиһуд углы Элишама алып килде.


татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммиһуд углы Элишама алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.


Йосыфның гайрәте – беренче булып туган үгезнеке кебек, аның мөгезләре – кыргый үгезнеке кебек; Эфраимнең меңнәрчә һәм Менашшеның ун меңнәрчә халкы – аның мөгезләре. Шулар белән халыкларны җир читенә кадәр сөзеп атар ул».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ