11 Аның гаскәрендә кырык алты мең биш йөз кеше исәпләнә.
Изге чатырдан көньякта үзенең байрагы астында төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үз чатырларын корсын. Рубин токымының башлыгы – Шедур углы Элисур.
Рубин ыругы янында Шимун ыругы үз чатырларын корып урнашырга тиеш. Шимун токымының башлыгы – Суришаддай углы Шелумиел.
Рубин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык өч мең җиде йөз утыз булды.