10 Изге чатырдан көньякта үзенең байрагы астында төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үз чатырларын корсын. Рубин токымының башлыгы – Шедур углы Элисур.
Рубин – Исраилнең беренче баласы иде, әмма атасының ятагын мәсхәрә иткән өчен, Исраилнең беренче угыл хокукы Йосыфка тапшырылды. Нәсел шәҗәрәсендә Рубин баш угыл буларак теркәлмәгән.
Менә сезгә ярдәм итәргә тиешле кешеләрнең исемнәре: Рубиннән – Шедур углы Элисур;
Аннары төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Рубин ыругының гаскәрбашы Шедур углы Элисур иде.
Кузгалу турында икенче мәртәбә кычкыртканда, көньяк тарафта урнашкан ыруглар кузгалып китәр. Юлга кузгалу турында быргыларның хәвефле авазы хәбәр итәр.
Аның гаскәрендә кырык алты мең биш йөз кеше исәпләнә.
Дүртенче көнне үзенең бүләкләрен Рубин ыругының башлыгы Шедур углы Элисур алып килде.
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Шедур углы Элисур алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.