Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Саннар 18:4 - Изге Язма

4 Алар, синең күзәтчелек астында Очрашу чатырындагы бөтен эшләрне башкарып, аны кайгыртсыннар, һәм алардан башка беркем сезнең белән бергә анда хезмәт күрсәтмәсен.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Саннар 18:4
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Мин аларга Изге йортны саклауны, андагы көндәлек эшләрне генә йөклим.


Бер урыннан икенче урынга күчергәндә, чатырны левиләр генә сүтсен; һәм һәр яңа урында аны левиләр генә корсын. Ә инде чатырга башка бер адәм якын килсә, үлемгә дучар ителсен.


Исраил халкына Аллаһының ачуы чыкмасын өчен, левиләр үзләренең чатырларын Шаһитлык чатыры тирәли корсыннар: Шаһитлык чатыры өчен левиләр җаваплы.


Алар сиңа һәм чатырга хезмәт итсеннәр, әмма Изге бүлмәдәге әйберләргә һәм мәзбәхкә якынлашмасыннар, югыйсә сезнең белән бергә үләчәкләр.


Исраилиләргә тагын да ачуым кузгалмасын өчен, сез Изге бүлмәгә һәм мәзбәхкә күз-колак булырга тиеш.


Һарун һәм аның угылларын руханилар итеп билгелә. Алар руханилык вазифаларын төгәл үтәсеннәр. Әгәр рөхсәте булмаган кеше аларны үти икән, аны үлемгә тапшырыгыз.


Исраил халкы өлешеннән һәр илленче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бир.


Очрашу чатырында хезмәт итүче туганнарына алар ярдәм итәргә мөмкиннәр, әмма үзләре эшләмәсеннәр. Левиләрнең хезмәт вазифаларын билгеләгәндә, әнә шулай эшлә.


Раббы сандыгы эченә күз салган өчен, Аллаһы шунда Бәйт-Шемешнең җитмеш кешесен үтерде. Шул сәбәпле халык кычкырып еларга тотынды, чөнки Раббының җәзасы аяусыз иде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ