2 Мусага каршы баш күтәрделәр. Исраил халкының ике йөз юлбашчысы да аларга кушылды. Әлеге юлбашчылар халык арасында дан казанган, дәрәҗәле кешеләр иде.
Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде.
Эфраим ыругыннан – үз кабилә-нәселендә дан тоткан егерме мең дә сигез йөз батыр ир-егет;
Аларның гаилә башлыклары шулардыр: Эфер, Иши, Элиел, Азриел, Иремия, Һодавия һәм Яхдиел. Батыр гаскәриләр булып саналган әлеге ир-егетләр үз гаиләләренең мәшһүр җитәкчеләре иде.
Синең матурлыгың хакында халыклар арасында дан таралды, чөнки Мин биргән затлы киемнәрдә син бик тә гүзәл идең, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Алар, аны чишендереп, угыл вә кызларын тартып алдылар, ә үзен кылыч белән чабып үтерделәр. Аңа җәза бирделәр, һәм хатын-кыз арасында ул йөз карасына әйләнде.
Болар – халык арасыннан сайланган кешеләр, ыруг җитәкчеләре, Исраил кабиләләренең башлыклары.
Мәрьям белән Һарун Мусаны хәбәши хатынга өйләнгән өчен әрләделәр.
Хуш исле сумала-майлар китергән теге ике йөз илле кеше дә Раббы иңдергән уттан һәлак булды.
Элиабның угыллары: Немуил, Датан һәм Абирам. Датан белән Абирам, җитәкчеләрдән булып, Корах тарафдарлары белән бергә Раббыга каршы баш күтәргәннәр һәм Муса белән Һарунга ризасызлык белдергәннәр иде.
– Безнең атабыз, үзеннән соң угыллар калдырмыйча, гөнаһлары өчен чүлдә үлеп калды. Корах һәм аның тарафдарлары Раббыга каршы оештырган фетнәдә ул катнашмады.