1 Леви углы Коһат тудырган Исһарның углы Корах һәм Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан вә Абирам белән Пелет углы Он
Чөнки Ул бакыр капкаларны җимергән, тимер бикләрне өзеп ташлаган.
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Леви угылларының исемнәре: Гершон, Коһат һәм Мерари. Леви йөз дә утыз җиде ел яшәде.
Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. Коһат йөз дә утыз өч ел яшәде.
Исһар угыллары: Корах, Непег һәм Зихри.
Мин – Раббы, сезнең Аллагыз. Сезнең Аллагыз булу өчен, Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз».
– Безнең атабыз, үзеннән соң угыллар калдырмыйча, гөнаһлары өчен чүлдә үлеп калды. Корах һәм аның тарафдарлары Раббыга каршы оештырган фетнәдә ул катнашмады.
Бөтен Исраил алдында Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан һәм Абирамны ни эшләтте Ул! – гаиләләрен, чатырларын һәм бар хезмәтчеләре белән малларын җир ярылып йотканын үзегез күрдегез.
Кайгы аларга, чөнки алар Кабил юлыннан баралар. Акча хакына Билгамның ялгышлыкларын кабатлыйлар, фетнә чыгарган өчен, Корахтай һәлак булалар.