Саннар 15:4 - Изге Язма4 Раббыга корбан китерүче, шуларга өстәп, бер һин зәйтүн маеның дүрттән бер өлешенә бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен кушып, икмәк бүләге китерсен. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә сыйфатлы зәйтүн мае кушып, икмәк бүләген, шулай ук һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләген беренче бәрән белән бергә тәкъдим ит. Кич белән, икенче бәрәнне китергәндә, яңадан да иртәнге кебек шул ук күләмдә икмәк һәм шәраб бүләге тәкъдим ит. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. –