18 Кәнган җирен карарга җибәргәндә, Муса аларга әйтте: – Нәгеб чүле аша шушы таулы илгә барыгыз.
Шуңа күрә аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: әлеге халыкны Мин, шул җирдән алып чыгып, иркен һәм уңдырышлы, сөт вә бал агып торган якларга алып барачакмын. Анда төрле халыклар: кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яши.
Мин аларны яхшы көтүлек җирләрдә көтәрмен, утлаулары Исраилнең тау башларында булыр; алар анда әйбәт утлауларда ятарлар һәм Исраил тауларындагы мул үләнле көтүлектә утлап йөрерләр.
Кәнган җирен карап кайтыр өчен, Муса җибәргән кешеләр әнә шулар. (Нун углы Һошеягә Муса яңа исем бирде – аны Ешуа дип атады.)
Аның нинди җир икәнен, анда нинди халык яшәвен, аның көчлеме яки көчсезме, зурмы яки кечкенәме булуын карагыз.