5 Быргылар хәвефле аваз салуга, көнчыгыш тарафта стан булып урнашкан ыруглар кузгалып китәр.
Раббы болай дип әйтә: «Каты итеп кычкыр, тавышыңны тыйма, быргыныкы сыман көчле ит! Халкым кылган җинаятьләрне, Ягъкуб нәселе кылган гөнаһларны аларның үзләренә белдер!
Сионда быргы кычкыртыгыз, халык өстенә афәт ябырылуын Минем изге тавымда игълан итегез. Бу җирдә яшәгән һәркем куркудан тетрәнеп торсын – Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын!
Беренче булып төркемнәргә бүленгән Яһүдә ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Яһүдә ыругының гаскәрбашы Амминадаб углы Нахшон иде.