34 Туктаган урыннарыннан кузгалып киткән вакытта, Раббының болыты көндез алар өстендә булды.
Көндезен Син, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп бардың, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктырттың.
гаять шәфкатьле булганга, Син аларны чүлдә ялгыз калдырмадың: көндез әйдәп барган болыт баганасы да, төнлә яктырткан ут баганасы да юкка чыкмады.
Эш-гамәлләре белән үзләрен пычраттылар, кыланмышлары белән Раббыга хыянәт иттеләр.
Көндезләрен Раббы болытының чатыр өстендә торуын, ә төннәрен болыт эчендә ут януын исраилиләр бөтен сәяхәтләре дәвамында үз күзләре белән күрделәр.
Аллаһы сандыгы юлга чыккан саен, Муса: «Әй Раббы, күтәрел! Дошманнарың таралып бетсен, Сине өнәмәүчеләр алдыңнан качып китсен!» – дип әйтә иде.