Саннар 1:16 - Изге Язма16 Болар – халык арасыннан сайланган кешеләр, ыруг җитәкчеләре, Исраил кабиләләренең башлыклары. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Үзен әйләндереп алган хезмәтчеләренә ул: – Тыңлагыз әле мине, Беньямин угыллары! – диде. – Ишай углы сезнең һәммәгезгә басу-кырлар, йөзем бакчалары өләшер һәм барыгызны да меңбашы яки йөзбашы итеп билгеләр дип уйлыйсызмы? Шуңа күрә бөтенегез миңа каршы сүз беркеттегезме? Углым Йонатанның Ишай углы белән дуслашуына берегез-бер күземне ачарга ашыкмады. Углым Йонатан шул колымны миңа тозак корырга котыртканны берегез дә алдан сиздермәде, берегез дә патшаны кызганмады. Моның шулай икәнлеге хәзер ачык күренә.