9 Аннары Богаз, өлкәннәргә һәм җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: – Сез хәзер һәммәгез дә мәрхүм туганым Әлимәлик һәм аның угыллары Кильйон белән Махлон өлешен Нагомиядән кабул итеп алуымның шаһитлары булдыгыз.
– Юк, хуҗам әфәнде, тыңла мине: мин сиңа мәгарәне дә, мәгарә торган җирне дә бушка бирәм, халкымның угыллары алдында аларны сиңа бүләк итәм. Күм шунда мәрхүмәңне, – диде.
Әлеге кешенең исеме – Әлимәлик, хатыныныкы – Нагомия, ә угылларыныкы Махлон вә Кильйон иде; алар Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче Эфрат кабиләсеннән иделәр. Шулай итеп алар, Мәаб җиренә күченеп килеп, шунда яшәп калдылар.
Шулай ук Махлонның тол хатыны мәаби Рутны да мин үземә хатынлыкка алам, чөнки әлеге биләмә аның мәрхүм иренең гаиләсендә калырга, аның исеме кардәшләре арасында һәм туган шәһәрендә эзсез югалмаска тиеш. Сез бүген шуның шаһитлары булдыгыз, – диде.
Шунда теге туганы Богазга: – Син сатып ал аны, – дип, аяк киемен салды да аңа тоттырды.